19 мартта Бөгелмә мөхтәсибәтенең “Нурия” мөслимәләр клубы шәһәрнең үзәк мәчетендә балалар өчен Коръән уку бәйгесе уздырды. Чараны оештыру инициативасы белән берничә ай дәвамында балалары белән Коръән сүрәләре өйрәнгән әти-әниләр чыкты.
Бәйге башында оештыручылар төрле милли киемнәр киеп, балалар белән башка илләргә сәяхәт итте һәм Кыйтай, Согуд Гәрәбстаны, Африка илләрендә Изге Китапны өйрәнү серләренә төшендерде.
50 якын бала бер-берсенә, чакырылган кунакларга һәм әти-әниләренә Коръән укуда ирешкән уңышларын күрсәтте һәм һәркайсысы махсус бүләккә ия булды.











