24 мартта «Казан нуры» мәчете каршында эшләп килүче “Шамил” мәдрәсәсендә “Мәчетләр каршындагы курсларда ислам хокукы –фикһ фәнен укыту проблемалары” дип аталган семинар-киңәшмә уздырыла. Әлеге тәҗрибә уртаклашу чарасына башлангыч ислам гыйлемен бирүче мөгаллимнәр җыелачак.
Мәгълүм булганча, бер ел элек республика күләмендә дини мәгариф өлкәсен үстерү максатыннан “Мәчетләр каршындагы курслар өчен дини тәрбия программасы” расланды. Хәзерге вакытта әлеге программаны камилләштерү эшләре алып барыла.
Семинарны Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты базасында эшләүче Ислам дине белемен һәм исламны өйрәнү мәгарифен үстерү буенча ресурс үзәге Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә оештыра.
Үткәрү урыны: “Шамил” мәчете. Казан, Ф.Әмирхан ур, 3.
Мәгълүматлар өчен тел.: 8-917-273-98-07.




