Казанда мәчетләр каршындагы курсларда укытучылар семинары уздырыла

21 март 2016 ел 14:02
Казанда мәчетләр каршындагы курсларда укытучылар семинары уздырыла

24 мартта «Казан нуры» мәчете каршында эшләп килүче “Шамил” мәдрәсәсендә “Мәчетләр каршындагы курсларда ислам хокукы –фикһ фәнен укыту проблемалары” дип аталган семинар-киңәшмә уздырыла. Әлеге тәҗрибә уртаклашу чарасына башлангыч ислам гыйлемен бирүче мөгаллимнәр җыелачак.  

Мәгълүм булганча, бер ел элек республика күләмендә дини мәгариф өлкәсен үстерү максатыннан “Мәчетләр каршындагы курслар өчен дини тәрбия программасы” расланды. Хәзерге вакытта әлеге программаны камилләштерү эшләре алып барыла.

Семинарны Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты базасында эшләүче Ислам дине белемен һәм исламны өйрәнү  мәгарифен үстерү буенча ресурс үзәге Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә оештыра.

Үткәрү урыны: “Шамил” мәчете. Казан, Ф.Әмирхан ур, 3.

Мәгълүматлар өчен тел.: 8-917-273-98-07.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы