20 мартта Түбән Кама җәмигъ мәчетендә мәктәп яшендәге балалар арасында Коръән уку буенча районкүләм бәйге булып узды. Бәйгегә гариза бирүчеләр саны быел – 88.
Түбән Кама шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин Коръәнне яхшы белү өчен бүген мөмкинлекләр бик зур булуын искәртте. “Алга киткән яңа технологияләр ярдәмендә танылган Коръән-хафизларыннан гыйлем өстәп, аларның тавышларын тыңлап, хаталарын төзәтә ала”, - дип ассызыклады ул.
Гөлчәчәкләр, шарлар, Пәйгамбәребезнең хәдисләре язылган плакатлар белән матур итеп бизәлгән мәчет заллары шәһәрдән һәм авыллардан килүче балаларны каршы алды. Хөкемдарлар буларак билгеләнгән мөгаллим һәм мөгаллимәләр балаларның чыгышларын зур игътибар белән бәяләп бардылар. Катнашучы һәм кунак булып килүче балалар әти-әниләре белән учакта пешкән хуш исле пылаудан һәм тәм-томнар белән чәйдән авыз иткән арада, хөкемдарларыбыз гаделлек һәм зур тырышлык белән нәтиҗәләрне чыгарды. Җиңүчеләр исемлеге:
7 яшькә кадәрге кызлар арасында өченче, икенче, беренче урыннарны Сибгатуллина Ясминә, Шакирова Зәйнәб, Латыйпова Һәдия (Ташлык авылыннан) алдылар.
30 нчы парәнең яртысын яттан әзерләп килгән 12 яшькә кадәрге кызлар арасында өченче, икенче, беренче урыннарны Мортазина Сәмирә, Гыйззәтуллина Мәрьям, Йосыпова Зилия алдылар.
30 нчы парәне тулысынча яттан белүче 17 яшькә кадәрге кызлар арасында өченче, икенче, беренче урыннарны Нурмөхәммәтова Нәбилә, Хәйретдинова Әминә, Аллун Сәлма алдылар.
29 һәм 30 нчы парәләрне тулысынча яттан белүче 17 яшькә кадәрге кызлар арасында икенче һәм беренче урыннарны Хәйретдинова Зәйнәб белән Хәйбрахманова Гайшә бүлештеләр.
7 яшькә кадәрге малайлар арасында Шакиров Мөхәммәд – өченче, Фәхретдинов Әхмәд – икенче, Моратов Габдәлмәлик (Ташлык авылыннан) – беренче урыннарны яуладылар.
30 нчы парәнең яртысын яттан әзерләп килгән 12 яшькә кадәрге ир балалар арасында Латыйпов Хәсән (Ташлык авылыннан) – өченче, Сабитов Ильяс – икенче, Мукиев Исмәгыйл – беренче урыннарны алдылар.
30 нчы парәне тулысынча яттан белүче 17 яшькә кадәрге ир балалар арасында Шерматов Габдулла – өченче, Таваров Бәхтияр (Кама Аланы бистәсеннән) – икенче, Әгъләмов Исхак – беренче урыннарны алдылар.
29 һәм 30 нчы парәләрне тулысынча яттан белүче 17 яшькә кадәрге ир балалар арасында Әхмәтшин Мөхәммәд - өченче, Шерматов Нурулла – икенче, Хәйбрахманов Хәмзә – беренче урыннарны алдылар.
Җәмәгать белән укылган өйлә намазын соң җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Катнашучыларның һәрберсенә истәлекле бүләкләр бирелде.












