18март көнне Буа мәдрәсәсе Буа һәм Апас районы укучылары арасында “Минем мәчетем” районара рәсем бәйгесе үткәрде.
Бу конкурсның максаты балаларны татар халкының рухи – әхлакый кыйммәтләрен куллану, сәләтле яшүсмерләр белән эшләү һәм аларның иҗади башлангычларына ярдәм итү, Буа мәдәрәсәсенең эшчәнлеген белән таныштыру.
Бәйгедә гомуми урта белем бирү мәктәпләре, гимназия һәм лицей укучылары катнашты. Барлыгы 150 гә якын рәсем тапшырылды. Чарада Буа шәһәренең имам – хатыйбы, мәктәп укытучылары һәм ата- аналар катнашты.
Бәйгедә җиңүчеләр:
“Минем мәчетем” номинациясендә
1 урын– Гафурова Энҗе (Апас районы, Каратун авылы мәктәбе, 8 сыйныф)
2 урын – Галимуллин Илсаф(Буа районы, Түбән наратбаш авылы, 1 сыйныф)
Курбанова Мадина ( Р.Сәгъдиев исемендәге мәктәп, 7 сыйныф)
3 урын – Садриева Әдилә ( Яңа Чәчкап урта мәктәбе, 5 сыйныф )
Габдрахманов Камил (Апас районы, 5 сыйныф)
“Буа мәдрәсәсе”номинациясендә
1 урын – Ахмадуллова Айзилә (Буа шәһәре,6 сыйныф)
2 урын – Карамзина Оксана (Боерган мәктәбе, 1сыйныф)
2 урын– Садыкова Зилә (Карлы авылы мәктәбе, 8 сыйныф)
3 урын– Юнусова Лидия (Буа шәһәре, Лицей №2, 2 сыйныф)
“Кол Шәриф мәчете” номинациясендә
1 урын– Аббазова Рената ( Р.Сәгъдиев исем. мәктәп, 9 сыйныф )
2 урын –Хусаинова Әдилә ( Р.Сәгъдиев исем. мәктәп, 7 сыйныф )
3 урын– Зарипова Камилә (М.Вахитов исем. гимназия, 1сыйныф)
“Ислам атрибуты” номинациясендә
1 урын – Зәйнуллина Әминә (Буа шәһәре, 6 яшь)
2 урын– Бадретдинова Ландыш (Буа районы, Бик-Ути мәктәбе 5 сыйныф)
3 урын – Хакимова Әдилә (Р.Сәгъдиев исем. мәктәп, 9 сыйныф)
“Иң оригиналь мәчет” номинациясендә
1 урын – Алимов Исмаил (Р.Сәгъдиев исем. мәктәп, 6 сыйныф )
2 урын– Хайбуллова Эндже (Лицей №2,7 сыйныф)
3 урын– Хисамова Зарина (Буа районы, Янтугановы авылы, 2сыйныф)
“Иҗади тырышлык” номинациясендә
1. Каримова Әдилә(М.Вахитов исем. гимназия, 1сыйныф)
2. Садыкова Хаят ( Буа шәһәре, 6 яшь)
3. Габдрахманова Ралина (Апас районы, 4 яшь)
Барлык катнашучыларга сертификатлар, ә җиңүчеләргә махсус диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Чара бәйрәм табыны артында төгәлләнде



