Чаллыда шәһәр мөхтәсибәте булышлыгында оештырылган футбол турниры тәмамланды. Ул айдан артык дәвам итте. Тугызар кешедән торган 10 үзешчән команда Гали Акыш исемендәге татар гимназиясе спорт мәйданчыгында көч сынашты. Команда составларының күпчелеге катнаш иде. Ягъни аларда төрле милләт, дин вәкилләре уйнады. Арада эшче яшьләр дә, укучылар да, студентлар да бар иде. Әмма мөселманнардан гына торган команда да булды. Ул – “Кәүсәр”. Ә христиан әһелләре атакай Олег җитәкчелегендә “Галактикус” командасына берләшеп чыгыш ясадылар. Турнир әйләнеш системасы нигезендә барды. Иң күп очко җыеп “Юность” командасы беренче урынны яулады. Икенче урында – “Донбасс”, өченчедә - “Меридиан-Юноши.” Шулай ук аерым футболчылар арасында 5 номинациядә җиңүчеләр билгеләнде. “Кәүсәр” командасыннан Айрат Мәхмүдов иң яхшы һөҗүмче дип табылды.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында шәһәрнең футбол федерациясе, “КамАЗ” системасы профкомы, Чаллы мөхтәсибәте вәкилләре катнашты. Призлы урыннар яулаучылар дипломнарга һәм истәлекле бүләкләргә ия булдылар. Турнир барышын “Эфир” каналы яктыртты.
Турнир белән турыдан-туры җитәкчелек иткән “Меридиан” сәламәт яшәү рәвешен үстерү һәм тарату буенча яшьләрнең урындагы җәмәгать оешмасы рәисе Марат Гәрәев мондый чараларның киләчәктә дә дәвам итәчәге турында белдерде. Мәсәлән, июль-август айларында ачык грунтта шундый ук футбол турниры уздыру күздә тотыла.
Чаллы мөхтәсибәте




