Бүген нәзарәттә кунакта шәех Мөхәммәд Сүнбүл булды

22 март 2016 ел 13:15
Бүген нәзарәттә кунакта шәех Мөхәммәд Сүнбүл булды

Бүген Диния нәзарәтендә Ислам Дөньясы Лигасының Коръән хафизларны әзерләү буенча Бөтендөнья  оешмасының мәгариф бүлеге  җитәкчесе шәех Мөхәммәд Сүнбүл булды. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин хөрмәтле кунакны Диния нәзарәтенең эшчәнлеге белән таныштырды, Коръән белән бәйле проектлар хакында сөйләде һәм киләчәктә хезмәттәшлек итү  мәсьәләләре буенча да фикерләште.

Кичә шәех Мөхәммәд Сүнбүл Россия ислам университетында булды. Ул ректор Рәфыйк Мөхәммәтшин белән  бергә “Төхвәтүл әтвәл” курслары тыңлаучыларына таныклык һәм Коръән хафизлар әзерләү үзәгенең чыгарылыш курс студентларына диплом тапшыру тантанасында катнашты. Эшлекле сәфәр кысаларында шәех  “Рәшидә” Коръән-хафизлар әзерләү үзәгендә һәм “Ярдәм” тернекәләндерү үзәгендә булды.

Мәгълүм булганча, 2004 елды Россия ислам университеты һәм Ислам Дөньясы Лигасының Коръән хафизларны әзерләү буенча Бөтендөнья  оешмасы арасында, Казанда Коръән-хафизлар әзерләү үзәген оештыру һәм аның эшен җайга салу максатыннан, ике яклы килешү имзаланган иде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы