23 мартта «Зәкят» хәйрия фонды һәм нәзарәтнең дәгъват бүлеге хезмәткәрләре наркология диспансерында дәваланучылар белән очрашты. Майя Бурганова һәм Тимергали хәзрәт Юлдашев хатын-кызлар һәм ир-атлар бүлекләрендә махсус вәгазьләр укыды. Хатын-кызларга ахирәт дөньясы турында сөйләгән булсалар, ир-атларга яшәү мәгънәсе хакында аңлаттылар. Әлеге темалар тыңлаучыларда зур кызыксыну уятты. Алар дингә килү, дини кешенең бурчылары һәм ислам нигезләренә бәйле күп кенә сораулар бирде.
Мәгълүм булганча, февраль аенда нәзартнең дәгъват бүлеге һәм Республика наркология диспансеры арасында хезмәттәшлек турында килешенде.




