Мөфти Балык Бистәсе районы башлыгы белән очрашты

27 март 2016 ел 11:12
Мөфти Балык Бистәсе районы башлыгы белән очрашты

26 мартта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Балык Бистәсенә сәфәре  район башлыгы Вәлиев Илһам Госман улы белән күрешеп, райондагы дини вәзгыять хакында сөйләшүдән башланды. Әлеге очрашуда мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм 16 ел җирлектә имам-мөхтәсиб булган Сәүдәхан хәзрәт Гайнетдинов та катнашты.
 
Район башлыгы мөфтигә динебез өчен хезмәте, авыл имамнарына игътибарлы булуы һәм хөрмәт итеп килүе өчен рәхмәтен белдерде. Шулай ук ул 80 яшен тутырган Сәүдәхан хәзрәт Гайнетдиновның дини-иҗтимагый эшчәнлеген зурлады. Бүгенге көндә районда 44 мәчет-мәхәллә эшләүдә, дини укулар оештыруда Сәүдәхан хәзрәтнең тырышлыгы, хезмәте зур булу хакында әйтте.
 
Камил хәзрәт, үз чиратында, җирле хакимиятнең дин әһелләренә карата алга таба да хәерхаклы булуын теләде, халыкка динебезне җиткерүдә үзара аңлашып эшләү, хезмәттәшлек итү мөһимлеген ассызыклады. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы