29 мартта Кукмара мәдрәсәсендә Коръән укучылар бәйгесе үткәрелде. Анда Коръәнне яттан белү буенча осталыкларын күрсәтергә теләк белдерүче барлык якташларыбыз катнашты. Күркәм йолага әверелгән әлеге чарада быел 155 кеше катнашты: мәктәп һәм мәктәпкәчә яшендәге балалар саны 90 булса (48 малай һәм 42 кыз), өлкәннәр 65 булды (23 ир, 42 хатын-кыз). Катнашучылар яшь һәм белем дәрәҗәсее буенча берничә төркемгә бүленде.
7 яшькә кадәрге балалар үзләре теләгән сүрәләрне сөйләде. Алар арасында 3 яшьлек балалар шактый иде, ә инде иң кечкенәләренә нибары 2 яшь кенә булды: алар – Вахит авылыннан Сәмигуллин Сөләйман һәм Югары Казаклар авылыннан Вәлиуллина Мәрьям. Башка катнашучылар яшь буенча шундый төркемнәргә бүленделәр: 8 - 12 һәм 13 - 17 яшьлек балалар, 18 яшьтән башлап һәм өлкәнрәк олылар (малайлар һәм кызлар, ирләр һәм хатын-кызлар аерым ярышты). Барлык төркемнәр белем дәрәҗәләре буенча да бүленде: Коръәннән 5 сүрә яттан белүчеләр; ахыргы 10 сүрәне һәм шулай ук 20 һәм 30 сүрәне яттан белүчеләр. Һәр төркемдә катнашучыларның осталыгын мәдрәсә мөгаллимнәре бәяләде. Бәйгедә катнашкан һәр балага тәм-том тутырылган пакет, ә олырга чәй белән китаплар өләшенде.
Элекке елларда кебек, быелгы конкурста да иң өлкән катнашучылар билгеләнде. Ирләр арасында 2 кеше иң өлкәне булып танылды: 79 яшьлек Мәгъсүм Нәсыйбуллин(Мамадыш районы, Олыяз авылы) һәм 78 яшьлек Хәйретдинов Габделәхәт (Кукмара бистәсе). Хатын-кызлар арасында иң өлкәннәре буларак шулай ук 2 апаны билгеләп үттеләр: алар – Зәрипова Нәкыя (69 яшь, Купка) һәм Бәдретдинова Миңсылу (68 яшь, Кукмара).
Нәтиҗәләрне игълан иткәнче, бәйгегә килүчеләр алдында Кукмара районы имам-мөхтәсибе Зиннур хәзрәт Сәмигуллин чыгыш ясады. “Мондый бәйгеләр Коръән аятьләрен ятлау һәм өйрәнү өчен бик яхшы сәбәп-этәргеч булып тора”, – дип билгеләп үтте ул. Соңыннан җиңүчеләр һәм призлы урын алучылар исемнәре игълан ителеп, аларның һәммәсенә дә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Чарада булучыларның уртак фикере буенча, Аллаһ Китабына багышланган бәйрәм бик уңышлы һәм күңелле үтте.
Ришат Курамшин,
Кукмара мәдрәсәсе мөдире




