Язгы каникул көннәрендә Гаилә мәчетендә балалар өчен дини лагерь эшләде. Кече мәктәп яшендәге 40 лап бала мәчеттә ислам дине нигезләрен өйрәнде, Коръән укыды, сүрәләр ятлады.
“Мәчетебез ишекләре һәркемгә ачык, ә балаларыбызны бирегә җыю дигәндә, һәр форсаттан файдаланырга тырышабыз. Безнең әле бер генә каникулда да дини лагерь оештырмый калганыбыз юк. Балаларыбыз да күзгә күренеп “үсә”: әдәп-әхлаклары яхшыра, дини гыйлемнәре тирәнәя, араларында Коръәнне ятлаучылар да байтак. Балаларыбызның бүгенгесен кайгырту – мәхәлләбезнең киләчәген кайгырту дигән сүз бит ул”, — диде Татарстан мөфтие урынбасары, Гаилә мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.
Балалар лагерь ябылу тантанасына килгән кунакларга гыйбрәтле риваятьләргә нигезләнгән тамаша күрсәттеләр, нашидлар җырладылар. Соңыннан лагерьга йөргән барлык балаларга да истәлек бүләкләре тапшырылды.








