Чистай имамнары “Нур” мәчетендә чираттагы мәртәбә имамнар җыелышын үткәрделәр.
Хәзрәтләр агымдагы дини эшләр хакында фикерләштеләр. Район-имам мөхтсәибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов Чистай аксакаллары шурасын булдырырга тәкъдим итте. Бу уңайдан җыелышта шураны җитәкчесе вазыйфасына ике кандидат каралды. Тиздән Чистай имамнары Аксакаллар шурасын оештыру җыелышын үткәрергә килештеләр.
Башка җыелышлардан аермалы буларак, бу сөйләшүдә эпидемиологлар да катнаштылар һәм прививкалар хакында мәгълүмат бирделәр.





