Питрәч районының Шәле авылы мәчетендә балалар арасында “Нәсел шәҗәрәсе” исемле бәйге үткәрделәр. Балалар бәйгедә зур кызыксыну белән катнашты һәм төрле иҗади алымнар улланып ясалган шәҗәрәләр алып килде. Араларыннан иң-иңнәрен сайлап алганда шәҗәрәнең тулы һәм оригиналь булуына аерым басым ясалды. Мисал буларак катнашучыларга мәдрәсә мөгаллимәсе Мәрьямбикә ханымның нәсел шәҗәрәсен күрсәттеләр.
Җиңүчеләр итеп Ләйсән Биктимирова, Рәзидә Бикчәнтәева һәм Исламия Сафина табылды.










