Кичә Чистай мөхтәсибәте яшьләре Казан шәһәрендә уңышлы гына эшләп килгән фикер алышу клубы очрашуын үзләрендә кабул итте. Очрашуда нәзарәтнең яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова катнашты. “Прививкалар: ясатыргамы, юкмы?” темасы астында узган очрашуга ТР Роспотребнадзор вәкилләре дә чакырулы иде.
Яшьләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап эзләде, ислам һәм медицина күзлегеннән җаваплар кабул итте. Ислам прививкаларга каршы түгел, ике начар арасыннан җиңелрәген сайларга чакыра, шулай ук чикләрдән чыгуны да өнәми. Шулай ук прививка ясату кешенең дине белән бәйле түгел, ул үзең һәм балаларың өчен җаваплылык дигән сыйфатлар белән бәйле кебек фикерләр яңгырады.
Чистай халкы очрашулар алга таба оештырылсын иде дигән фикердә таралышты.
Көннең беренче яртысында Чистай мөхтәсибәте яшь мөслимәләре белән очрашу оештырылды. Алга куелган бурычлар, планнар белән уртаклаштылар.















