8 апрель көнне Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсенә очрашуга Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр килде.
Мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин, кунак белән таныштырып, Рөстәм хәзрәтнең хәнәфи мәзһәбен һәм Әбу Хәнифәнең тормыш юлын һәм мирасын өйрәнү юнәлешендә эзлекле эшләвенә басым ясап, соңгы елларда милли хәзинәбезне саклау өлкәсендә дә җиң сызганып татар шәмаилләрен барлауда хезмәт куюын билгеләп узды.
Рөстәм хәзрәт Батыр һәртөрле галимнәр, зыялылар белән очрашуларның дәвамлы булуын теләде һәм мөселман халыкларының һәркайсында ислам каллиграфиясенең үзенә генә хас традицияләре, үсеш үзенчәлекләре булуын җиткерде. “Татарлар да гомуммөселман каллиграфиясе үсешенә үзеннән лаеклы өлеш керткән. Халкыбыз шамаил ясауның уникаль тәртибен булдырган: татар шамаилләре элек-электән пыялага язылып, ялтыравык фольга файдаланып һәм милли бизәкләр төшереп эшләнгән”, – диде ул.
Очрашу дәвамында Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары мөселман архитектурасы һәм бизәлеш сәнгатенә хас орнаментлар турында да кызыклы мәгълүматлар бирде.
Ахырдан Рөстәм хәзрәт Батырга мәдрәсәнең хәзинәсе булган, кулдан-кулга йөреп гасырлар дәвамында укылган борынгы басма Коръән нөсхәсе тапшырылды һәм җомга намазы укылды.




