Кайбыч мөхтәсибәтенең үзәк мәчетендә район имамнарының чираттагы җыелышы булды. Чара барышында имамнар мәчет җирләрен теркәүгә кагылышлы мәсәләләр хакында киңәшләште, мәчет һәм зиратларда өмәләр оештырырга килеште, уку елы ахырында якшәмбе мәктәпләрендә укып йөрүче балалар өчен үткәрелә торган викторинаның шартларын билгеләде.
Быел яңалык буларак имамнар һәм мәчет каршындагы курсларда мөгаллимлек итүчеләр өчен дә бәйгеләр оештыру күздә тотыла.



