Дини тәрбияне сабый чактан ук бирү мөһим. Менә шул хакта уйлап, Урыссу үзәк мәчетендә “Йолдызчык” балалар бакчасына йөрүчеләр өчен экскурсия оештырылды.
Балаларны мәчет белән Әбделхәким хәзрәт Хәкимов таныштырды. Ул аларга мәчеткә кергән һәр кеше белергә тиешле әдәп-әхлак кагыйдәләрен аңлатты, кыска догаларны сөйләде.
Һәр әхлак дәресе бала күңелендә тирән эз калдыра. Урыссу мәчете һәм мәдрәсәсе хәзрәтләре һәм мөгаллимнәре моны бик яхшы аңлап эшлиләр.





