Бүген ТР МДН рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының этникара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр комиссиясе утырышында катнашты. Чарада Алексей атакай, ТР Халыклары ассамблеясының яшьләр юнәлеше җитәкчесе Тимур Кадыйров, Татарстан яһүдләре милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Александр Вельдер катнашты. Ул ТР Иҗтимагый палата әгъзасы Олег Агапов рәислегендә үтте.
Утырышта 2016 елның беренче кварталына кыскача нәтиҗә ясалды, гражданлык җәмгыятеең демократия, гаделлек һәм ватанга мәхәббәт кебек кыйммәтләре хакында сөйләшү булды.
Сөйләшү барышында Камил хәзрәт нәзарәт тарафыннан мөселман яшьләре өчен фикер алышу клубы эшләп килүен хәбәр итте. Киләчәктә клуб утырышларына Россия ислам университеты һәм Казан рухи семинария студентларын да чакыру теләге барлыгын җиткерде, комиссиянең киләсе утырышын Диния нәзарәтендә үткәрү тәкъдиме белән чыкты.






