13 апрельдә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин “Азан” радиосының туры эфирга чыгучы тапшыруында катнаша. Тапшыру 13 сәгать 5 минутта башлана.
“Кстати говоря” тапшыруында мөфти Россия мәгариф һәм фән министрлыгында уздырылган ислам мәгарифе проблемаларына кагылышлы утырыш һәм Пятигорск шәһәренә сәфәре турында сөйләр дип көтелә.
Шулай ук 19 майда узачак “Онлайн ММЧ: мәгълүмат кырында ДАИШка каршы тору” халыкара фәнни-гамәли конференциясе һәм 21 майда үткәреләчәк Болгар җыены, Болгар ислам академиясе турында сүз барачак.



