11 апрельдә Тәтеш мөхтәсибәтенең Кадрия мәчетендә Татарстан казыйларының күчмә утырышы булды. Чарада баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов, Тәтеш района имам-мөхтәсибе, көньяк-көнбатыш төбәге Инсаф Җәләлетдинов, дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин. Республикабызның башка төбәк казыйлары, район имамнары һәм мөслимәләре катнашты.
Җыелыш барышында Татарстан казыйлары халыктан килеп ирешкән сорауларны карады, район имамнары соңгы айда башкарган эшчәнлекләре буенча хисап тотты һәм якын арага планнар төзеде.
Нияз хәзрәт җыелышта катнашучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде һәм ислам кыйммәтләрен дәгъватлау ысулларына багышланган вәгазь сөйләде, мәхәллә халкы сорауларына җавап бирде.










