“Зәкят” хәйрия фонды тарафыннан “Якыныңа булыш!” исеме астында яңа акция оештырылды. Алар 20 якын яңа пәлтәләрне инвалид бала тәрбияләүче аналарга, аз керемле, күп балалы һәм мохтаҗ булган гаиләләрдәге гүзәл затларга таратты.
Әлеге күркәм башлангычның иганәчесе – эшмәкәр Фәрхетдинов Ринат Камил улы. Аллаһ Тәгаләгә аның изге ниятләрен һәм гамәлләрен кабуллардан кылсын!









