12 апрельдә Бөгелмә районының үзәк мәчетендә имам-мөхтәсиб сайлау җыелышы үткәрелде. Җыелышта районның барлык имамнары, җирле хакимият вәкилләре, ТР Президентының эчке сәясәт эшләре буенча департаменты вәкилләре катнашты.
Хөснетдинов Рамил Галимҗан улы бертавыштан Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе итеп сайланды.
Рамил хәзрәт 1973 елда туган. 2004 елдан башлап “Бәдер” мәчете имам-хатыйбы булды. Бөгелмә мөхтәсибенең беренче урынбасары булып эшләде.




