Бүген Казанда муниципаль берәмлекләренең яшьләр эшләре бүлеге җитәкчеләренең республикакүләм семинар-киңәшмәсе булды. Чарада мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрының урынбасары Рөстәм Гарифуллин, террорчыллыка каршы комиссия Аппараты җитәкчесе Илдар Галиев, “Ватан өмете һәм намусы” иҗтимагый оешмасы рәисе Линар Сафин катнашты.
Киңәшмә барышында яшьләр арасында экстремистик карашларны булдырмау юллары ачыкланды һәм республикада яшьләр сәясәтенең төп юнәлешләрен тормышка ашыруда килеп туган проблемалар каралды.
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин үз чыгышында Диния нәзарәтенең мөселман яшьләре белән эшләү тәҗрибәсе белән бүлеште. Аерым алганда, хәзрәт мөхтәсибәтләрдә яшьләр белән эшләүче аерым кешеләр билгеләнүен һәм аларның яшьләр сәясәтен тормышка ашыруда хезмәттәшлек итәргә әзер белүен хәбәр итте.
“Татарстан мөфтияте мөселман яшьләре белән даими рәвештә фикер алышу клубын оештырып килә. Киләчәктә әлеге мәйданда Казан рухи семинария студентлары белән дә очрашулар көтелә. Фикер алышу клубы кысаларында экстремизм һәм терроризм кебек күренешләрне кисәтү буенча да эш алып барыла”, - дип билгеләде Рөстәм хәзрәт.







