Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Азан” радиосының туры эфирда чыга торган “Кстати говоря” тапшыруында катнашты. Тапшыруда ул дини гыйлем алу мөмкинлекләре, чит төбәкләргә һәм илләргә сәфәрләре хакында сөйләде.
Шулай ук мөфти 19 майда Казанда “Онлайн ММЧ: мәгълүмат кырында ДАИШка каршы тору” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелүе һәм 21 майда Болгар җыены көнне Болгар ислам академиясе бинасы нигезенә капсул салыначагы турында хәбәр итте. Болгар ислам академиясе Бердәм дәүләт реестрында теркәлү узды. Әлеге оешманы гамәлгә куючылар – Үзәкләшкән дини оешма - Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Россия мөселманнары үзәк Диния нәзарәте, Үзәкләшкән дини оешма - Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте.
"Бездә бүгенге көндә гыйлем алырга мөмкинлекләр бар. Танылган галимнәрне чакырабыз, укулар оештырабыз. Безнең алда шундый җаваплылык тора хәзер: Болгар ислам академиясе шундый дәрәҗәдә булсын, ул башка чит илләрдәге дөньякүләм билгеле дини уку йортларына китү теләген, ихтыяҗын калдырмаска тиеш. Иң мөһиме - гыйлем алырга теләк булсын”, - диде мөфти һәм дин галимнәре белән оештырылган укуларда активрак катнашырга чакырды. Аннары Казан үзәгендәге Галиев мәчетендә алып барылган дини дәресләргә тукталды. Биредә укулар атна дәвамында тәҗвид, хәнәфи фикъһы, Коръән тәфсире һәм хәдис фәннәре буенча оештырыла. Шәех Хәсән Хадия, Булат хәзрәт Мөбарәков, Габдулла хәзрәт Әдһәмов, Габделгазиз хәзрәт Дәүләтшин һәм башка хәзрәтләр алып баруы хакында әйтте. Мөфтинең үзенең Коръән тәфсире буенча дәресләре җомга көнне була.
Мөфти тапшыруда ислам кыйммәтләрен аңлатып нәсихәтен дә җиткерде: “Мөселман илләрендә башка дин һәйкәлләре, гыйбадәтханәләре гасырлар дәвамында торган. Коръәндә язылган бит: “Ий кешеләр, Без сезне ир вә хатыннан яралттык, вә сездән халыклар вә кабиләләр кылдык бер-берегезне танып, белер өчен. Дөреслектә, Аллаһ хозурында хөрмәтлерәгегез – тәкъвалырак булганыгыз. Дөреслектә, Аллаһ һәр нәрсәне белүче вә һәр эшегездән хәбәрдар» (“Әл-Хүҗүрат» сүрәсенең 13 нче аяте). Казахстанга, Кавказга һәм башка илләргә барабыз. Башка төрле традицияләрне күрәбез, аларны өйрәнәбез. Телләре, төсләре башка, әмма безне берләштергән дин бар. Ислам безне берләштерә. Мөселманнар бер-берсенә кардәш. Моны дөрес аңларга кирәк. Менә Чечняга барсаң, мәчеткә керсәң, анда чечен телендә сөйлиләр. Алар үзләренең гореф-гадәтләрен, телләрен саклыйлар. Ә безгә мәчеткә кереп нигә татарча сөйлисез диләр. Пәйгамбәребез саллаллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: “Ватанны ярату-иманнан”. Милләтеңне ярату да иманнан килә. Ни өчен без үзебезнең традицияләрне, телебезне сакламаска тиеш?! Без телне югалтсак, бик тиз бик күп нәрсәләрне югалтачакбыз”.
Шулай ук тыңлаучылар соравына җавап биргәндә: “Диңгез тамчылардан тора. Өммәтебез дә төрле кешеләрдән гыйбарәт. Аерым бер кешеләр тарихны үзгәрткәннәр. Пәйгамбәребез саллаллаһу галәйһи вә сәлләм үрнәге шуны күрсәтә. Аерым бер галимнәр, шәхесләр зур өлеш керткәннәр. Хәзер менә барчабыз Тукайның туган көнен билгеләп үтәбез. Тукай аз яшәгән, күп эшләгән. Ул дин турында да бик матур шигырьләр язган, бүген дә аларны укып илһамланалар, горурланалар. Бүген тынычлык саклауга, динебезне үстерүгә өммәтебез нинди өлеш кертә?!” дип уйланганда һәр мөселман үзенә дә сорау бирсен иде: “Мин яхшы мөселманмы?”, “Мин дин өчен нәрсә эшләдем?” - диде Камил хәзрәт.



