"Ярдәм” мәчете “Игелек бүләк итүчеләр” номинациясендә бүләкләнде

15 апрель 2016 ел 09:51
"Ярдәм” мәчете “Игелек бүләк итүчеләр” номинациясендә бүләкләнде

Казанның “Корстон” комплексында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында “Ел хәйриячесе-2015” республика конкурсына йомгак ясалды, 6 номинация буенча 70 җиңүче бүләкләнде. Республика башлыгы моннан 10 ел элек Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев инициативасы белән хәйриячелек буенча республика советы булдырылганын һәм 2007 нче елдан бу процессның бөтен республика буенча гамәлгә кертелгәнен билгеләп узды. Республика башлыгы “Игелекле кешеләр даирәсе” (11 кеше), “Игелек юлы” (15 кеше) номинацияләрендә җиңгән эре һәм урта предприятиеләрне котлады.

«Ярдәм” мәчете “Игелек бүләк итүчеләр” номинациясендә бүләкләнде. Бүләк Татарстан мөфтие урынбасары, мәчетнең имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитовка тапшырылды.

Шуны әйтергә кирәк, мәчет өчен мондый бүләк икенчесе. 2013 елда да ул хәйриячелек эшен оештырган өчен зурланган иде.

Мәгълүм булганча, “Ярдәм” мәчетендә инвалидларга, күп балалы гаиләләргә, студентларга, ятим балаларга, ялгыз пенсионерларга ярдәм кулы сузу оештырылган. Бигрәк тә күзләре күрмәүчеләргә ярдәм итүгә зур игътибар бирелә.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы