Кичә Аксубай үзәк мәчетендә район имамнарының чираттагы җыелышы булды. Җыелыш район мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәровның вәгазе белән башланып китте һәм мөхтәсибәтнең юридик бүлеге җитәкчесе Мансур Сахабутдиновның чыгышы белән дәвам итте. Әлеге чара кысаларында мөхтәсибнең яшьләр эшләре буенча җаваплы урынбасары сайланды. Бертавыштан әлеге вазыйфага Шәрбән авылы имамы Насрулла Насыбуллов сайланды.
Шул ук көнне Аксубайның Яшьләр үзәгендә Россия ислам институты мөгаллимнәре белән очрашу булды. Алар 9-11 сыйныф укучыларын уку йорты белән, факультетлар һәм имтиханнар исемлеге белән таныштырды.




