Лениногрск мөслимәләре гыйлем алуда сынатмый

18 апрель 2016 ел 10:22
Лениногрск мөслимәләре гыйлем алуда сынатмый

11 апрель көнне Лениногорск районы авылларында дини гыйлем өйрәнүче мөслимәләр өчен гыйлем викторинасы оештырылды. Анда 11 авылдан 30 дан артык мөслимә катнашты. Икешәр кешедән торган командалар гакыйдә, фикъһ, дәгъват өлкәсендә алган белемнәрен күрсәттеләр. Һәр ярышның җиңүчесе булган кебек, монда да иң яхшы  команда дип, Яңа Иштерәк авылы командасы табылды. Икенче урынга зәй-каратайлылар чыкты.

Викторинада җиңүчеләргә дә, катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды. Мондый чаралар белем дәрәҗәсен сынау белән бергә, очрашып аралашуга, танышуга, белем алу теләге артуга бер этәргеч тә булып тора. Чәй өстәле артында мөслимәләр шул турыда сөйләштеләр, викторинаны оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы