17 апрельдә Чирмешәннең спорт комплексында мөселман командалары арасында волейбол буенча ярышлар оештырылды.
Беренче урынны Чирмешәннең 1 нче командасы, 2 урынны Түбән Кама районының Түбән Уратма командасы, 3 урынны исә Түбән Кама шәһәре командасы яулады.
Дүртенче урынга Кама Аланы командасы чыкты, 5 һәм 6 нчы урыннарны Түбән Кәминкә һәм Чирмешән авылының 2 нче командасы бүлеште, дип хәбәр итәләр мөхтәсибәттән.




