Кайбычта якшәмбе мәктәбендә укулар тәмамланды

18 апрель 2016 ел 12:01
Кайбычта якшәмбе мәктәбендә укулар тәмамланды

Кайбыч районы Олы Кайбыч авылы якшәмбе мәктәбе шәкертләре 2015-2016 нчы уку елына йомгак ясады. Чыгарылыш тантанасы кысаларында соңгы дәрес, имтихан үткәрелде һәм чәй мәҗлесе оештырылды.

Әлеге чарада дини гыйлем алган хатын-кызлар һәм укучы балалар катнашты. Имтиханда иң яхшы нәтиҗәгә Хамидуллина Алсу Фәрит кызы иреште.

Шулай ук чарада, Коръән өйрәткәнчә, бер яхшылык артыннан икенче яхшылыкка омтылу ниятеннән ТР МДНнең “Зәкят” хәйрия фондына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән ДЦП белән авыручы Алинә исемле кыз балага булышу өчен смс җибәрү тәртибе өйрәтелде. 

Укучы балалар өчен имтиханнар һәм бәйгеләр 1 май көнне оештырылачак. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы