Чистай мөхтәсибәте күзләре начар күрүчеләр белән очрашу уздырды. Аларга имам-мөхтәсиб Мөхәммәд хәзрәт Кыямов толерантлык, милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр хакында вәгазь сөйләде. Төрле милләт, дин вәкилләренең уртак проектлары хакында җиткерде.
Соңыннан очрашуда катнашучылар хәзрәткә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.
Чара дустанә фикер алышу рәвешендә узды, анда катнашучылар динебез хакында шактый мәгълүмат тупладылар.




