Ютазы имамнарының чираттагы күчмә утырышы районның Байрак авылында үткәрелде. Имамнар октябрь инкыйлабына кадәр Гобәйдуллиннар гаиләсе салдырган тарихи мәчеткә җыелдылар.
Җыелыш кысаларында 2016 елның беренче кварталына нәтиҗә ясалды. Шулай ук мәчетләр каршында оештырылган курсларга кагылышлы сөйләшү булды.
Җыелышта имамнардан тыш хакимият вәкилләре дә катнашты һәм дини эшләрне оештыруга кагылышлы мәсьәләләр буенча фикерләрен җиткерделәр.




