Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин күрсәтмәсе нигезендә Җәзаларны үтәтү Федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе төзәтү учрежденияләренә китаплар бирелде. Әлеге эш ТР МДН игълан иткән “Хәнәфи мәзһәбе елы” кысаларында тоткыннарны традицион ислам кыйммәтләре белән таныштыру һәм аларның дини гыйлемнәрен ныгыту максатыннан башкарылды.
Әлеге китаплар нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йорты тарафыннан әзерләп бастырылды.




