Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте
"Зәкят" хәйрия фонды
Республика клиник хастаханәсе
ПРЕСС-РЕЛИЗ
" Җомга күчтәнәче Республика клиник хастаханәсендә дәваланучыларга" акциясе
Үткәрү урыны: Республика клиник хастаханәсе
Үткәрү вакыты: 22.04.2016
Чара башлана: 10:00
2016 елның апрель аенда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең "Зәкят" хәйрия фонды һәм Республика клиник хастаханәсе "Җомга күчтәнәче Республика клиник хастаханәсендә дәваланучыларга" дигэн яңа проект башлап җибәрә. Һәр айның соңгы җомгасында, даими рәвештә, "Зәкят" Хәйрия фонды хезмәткәрләре, әлеге дәвалау учреждениесенә барып, авыруларның хәлен белергә ниятлиләр.
Проектны гамәлгә ашыру өчен, юкка гына бу хастаханә сайланмады, чөнки бирегә авырулар республиканың төрле районнарыннан җыела. Төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә туганнары һәм танышлары алар янына еш килә алмый. Ә бит, игътибар һәм кайгырту, дәваланырга иң төп этәргеч булып санала. Шуңа күрә фонд хезмәткәрләре авыруларга күчтәнәчләр белән бер рәттән, догалар укып, изге теләкләрен дә җиткерергә булдылар..
Проект 2016 елның 22 апрелендә 10:00 сәгатьтә старт алачак. Әлеге чара кысаларында Изге Коръән сүрәләрен уку, "Гадел" мәчетенең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Бакировныж вәгазь сцйлщве көтелэ. Шулай ук җомга күчтәнәчләре таратылачак. Ахырдан барлык авыруларга сәламәтлек һәм тынычлык теләп дога укылачак.
Белешмә:
ТР МДНнең “Зәкят” хәйрия фонды үзенең эшчәнлеген 1998 елда башлап җибәрә. Шушы вакыт эчендә меңнәрчә мохтаҗларга һәм фәкыйрь-мескеннәргә ярдәм күрсәтелгән. Авырулар, ялгыз картлар, аз керемле гаиләләр, янгында йорт-җирсез калучылар һәм башка ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә фонд һәрвакыт ярдәм кулын суза, республиканың барлык балалар йортларына, приютларга һәм беренче балалар хосписына ярдәм күрсәтә. Фондка көн саен тормыш кыенлыкларына дучар булган кешеләр ярдәм сорап мөрәҗәгать итә.
Фодның эшчәнлеге елдан-ел киңәя бара. Көндәлек эшчәнлеге белән беррәттән төрле акцияләр һәм хәйрия чаралары уздырыла. Быел “Зәкят” хәйрия фонды берничә яңа проект планлаштыра. Һәр җомга саен фонд хезмәткәрләре, күчтәнәч таратып, аз керемле, күп балалы гаиләләрне, ялгыз картларны, мохтаҗларны сөендерә, тормышларына ямь өсти.
Акция күптән түгел генә старт алды, шуңа карамастан инде күпләр әлеге идеяне хуплап каршы алды.Әлеге чаралар шәһәрнең төрле мәчетләрендә үткәрелде.
“Зәкят” хәйрия фондының планнарында әлеге акциянең масштабларын киңәйтү. Хезмәттәшлек өчен, фонд оешмалар һәм иганәчеләрне чакыра. Бу изге эштә һәркем катнаша ала. Моның өчен Сбербанк картасына (639002629014626229, “Пятничный гостинец” тамгасы белән) 150 сум акча күчерергә яки турыдан-туры “Зәкят” хәйрия фондына (Казань шәһ., Тукай ур., 3; тел.: 89178 525 414) мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Чарада катнашу өчен барлык массакүләм мәгълүмат чаралары чакырыла.
Игътибар! Аккредитация 21 апрель, сәгать. 15:00 гә кадәр.
Элемтә өчен телефон: 8-917-8-525-414 – Гөлназ Галиева, "Зәкят" Хәйрия фонды матбугат хезмәткәре.




