«Хозур» нәшрият йорты Сөнгатулла Бикбулатовның «Ике хәлифә: Әбу Бәкер әс-Сиддыйкъ һәм Гомәр әл-Фәрук» дигән китабын нәшер итте.
Әлеге китап ике бөек хәлифә – Әбу Бәкер һәм Гомәрнең идарә итү чорларына багышлана.
Биредә бөек сәхабәләрнең биографияләре, холыклары, идарә итү ысуллары һәм әйләнә-тирәдәгеләргә мөнәсәбәте бәян ителә. Ике хәлифәнең пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһу галәйһи вә сәлләмгә тугры калып, үз эшләрен җиренә җиткереп башкарулары һәм әйләнә-тирәдәгеләр тарафыннан мактауга лаек булулары ассызыклана.
Әлеге китапны http://huzurshop.ru сайтыннан яки Казан шәһәре, Г. Тукай урамы, 3 нче йорт адресы буенча урнашкан кибеттән алырга мөмкин. белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 202-07-74.



