19 апрельдә Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Әлмәт һәм Зәй районнары мөхтәсибәтләрендә булды.
Әлмәттә ул имам-мөхтәсиб Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов һәм Разиф хәзрәт Фәтхуллин бергә алтынчы мәхәлләгә халкы, имамнар белән очрашты. Шулай ук дин әһелләре мәдрәсәдә булдылар. Әлеге очрашулар кысаларында Әлмәтнең үзәк мәчетен төзекләндерү буенча эш планы каралды. Төзекләндерү озакламый башланыр дип көтелә.
Зәйдә Рөстәм хәзрәт имам-мөхтәсиб Сәгыйть хәзрәт Камалов белән дини эшләрне алып бару хакында сөйләште.




