Россия ислам институтында Г. Тукайның 130 еллыгына багышланган конкурска нәтиҗә ясадылар. Әлеге бәйге берничә юнәлештә узды: «Дәүләт теле» (татар теле туган телләре булмаган шәкертләр өчен), «Татар теле – туган телем» (татар телен камил белүчеләр өчен), “Татар телендә иң яхшы вәгазь сөйләүче”.
Конкурста республиканың төрле мәдрәсәләрендә белем алучы 50гә якын шәкерт катнашты.





