Лениногорскиның «Ихлас» мәчетендә өченче мәртәбә «Гыйлем нуры» викторинасы үткәрелде. Чара көньяк-көнчыгыш казыяте күләмендә узды. Лениногорск районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин, көньяк-көнчыгыш казые Марат хәзрәт Марданшин, Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Әлмәт мөхтәсибәтләре вәкилләре катнашты. Шулай ук диния нәзарәтенең яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова булды.
«Гыйлем нуры» викторинасы төрле район мөселманнары арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру, хәнәфи мәзхәбе буенча гыйлемнәрне ныгыту һәм татар халкы рухи мирасын өйрәнү максатыннан оештырыла.
Быел «Гыйлем нуры» викторинасында Бөгелмә мөхтәсибәте җиңү яулады.



