26 апрель көнне Кукмара мөхтәсибәтендә мәчетләр каршында оештырылган курсларда гыйлем бирүчеләрнең агымдагы уку елына йомгак ясау җыелышы үткәрелде. Җыелышта катнашучыларны мөфти исеменнән аның урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин сәламләде. Шулай ук район имам-мөхтәсибе Зиннур хәзрәт Сәмигуллин чыгыш ясады һәм дин гыйлемен таратучы мөгаллимнәргә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Җәй айларында балаларның ялын файдалы һәм кызыклы итеп оештыруда өлеш кертергә чакырды. Мөселман лагерьларе уздыруның мөһимлеген аңлатты. Чарада шулай ук Кукмара мәдрәсәсе җитәкчесе Ришат Курамшин, район имамнары, “Дум РТ Хаҗ” оешмасы вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Кукмарада бүгенге көндә 72 мәхәлләдә мәчетләр каршында 100 дән артык мөгаллим һәм мөгаллимә башлангыч дини гыйлем бирә.
15 майда Кукмара мәдрәсәсендә агымдагы уку елына йомгак ясалачак.



