Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башкаланың тарихи иман йорты - Әҗем мәчетендә җомга намазын укыды, вәгазь сөйләде.
Җомга намазына мәхәллә мөселманнары җыелган иде. Мөфти хәзрәт аларга динне өйрәнү Аллаһ юлында куелган тырышлык булуы хакында җиткерде. Тәкәбберлек, эгоистлык кебек төшенчәләрен ислам күзлегенннән чыгып аңлатты. Дин юлында көрәшнең иң беренче нәтиҗәләре ул, үзеңнең кимчелекләреңне, җитешсезлекләреңне җиңүдән гыйбарәт. Гөнаһсыз бәндә булмый торгандыр, әмма шуны онытмыйк, Раббыз безне алардан арыну, күңелләребезне сафландыру, уйларыбызны камилләштерү юлларын күрсәткән. “Тәкәбберләнеп, кешеләрдән йөз чөермә. Дөньяда масаеп, борын чөереп йөрмә. Аллаһ кәпрәючеләрне, үзен генә сөючеләрне, мактанчыкларны сөймәс”, - диелгән Изге Китапта (Локман сүрәсе, 18 нче аять). Шулай ук мөфти Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисен искә төшерде: “Йөрәгендә тузан бөртеге кадәр генә тәкәбберлек калган кеше дә җәннәткә керә алмас”.



