Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Министрлар Кабинетында милләтара, динара мөнәсәбәтләр буенча ведомствоара эшче төркеме утырышында катнашты. Әлеге җыелыш ТР Премьер-министр урныбасары Васыйл Шәйхразиев җитәкчелегендә узды.
Сөйләшүдә сүз Болгар ислам академиясен ачу мәсьәләләре, Изге Болгар җыенын, Татар имамнары форумын үткәрү турында барды.
Республикада милләт һәм динара мөнәсбәтләрне ныгытучы чаралар хакында фикерләштеләр.



