Кайбыч мөхтәсибәтендә авыл мәхәлләләрендә дини сабак алучы балалар арасында Коръән бәйгесе, ислам дине буенча викторина, азан бәйгесе һәм “Мөгәллим сәни” китабын тизлеккә уку буенча сынаулар үткәрелде.
Әлеге бәйрәмдә 10 мәхәлләдән 70 укучы катнашты. Балаларның чыгышларын бәяләр өчен Буа районы мөхтәсибәте Илмир хәзрәт Хәсәнов һәм Коръән-хафиз Ильяс хәзрәт чакырылган иде.
Кайбыч районы мөхтәсибәте әлеге чараны оештыруга ярдәм күрсәткән Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифе фонды, якташыбыз Дамир хәзрәт Гыйззәтуллинга, “Ак Барс” агрофирмасының 3 филиалы рәисе Юрий Осиповка һәм Кайбыч районы жыр һәм сәнгать мәктәбенең җитәкчелегенә һәм хезмәткәрләренә олы рәхмәтләрен белдерә.



