Азнакай мөхтәсибетенең “Иман” мөслимәләр үзәге үткән атнада Актүбә бистәсендә картлар йортында булды. Әлеге чара Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган иде.
Өлкәннәр янына кунакка килгән мөслимәләр Коръән укып, догалар кылганнан соң, бу йортта яшәүчеләр белән якыннанрак танышты. Өлкәннәргә иганәчеләр биргән бүләкләрне өләшеп, картларның күңелләрен күрде һәм аларның гозерләрен тыңлады. Биредә республиканың барлык районнарыннан 108 кеше гомер кичерә, алар килгән һәрбер җылы сүзгә һәм ягымлы карашка шат.
Азнакай мөхтәсибәте картлар йортына киләсе визитны июнь аена планлаштыра.




