20 майда KazanSummit кысаларында «Бүгенге заманда вакф» VIII халыкара конференциясе уздырыла.
Чараны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм “Татарстан Республикасы вакф фонды” оештыра.
Әлеге Марокка, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Мисыр һәм башка чит илләрдән чакырылган кунаклар катнашында үткәрелүче сөйләшүдә республика вакф фондының эре проектлары тәкъдим ителәчәк. Аерым алганда, Чаллыдагы җәмигъ мәчете, РИИ филиалы, кунакханә, сәүдә йорты кергән коплекс; Казанда мөселман медицина клиникасы; Лаеш районындагы физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тернәкләндерү үзәге; Югары Осланда мөселман шифаханәсе комплексы; мохтаҗлар өчен “Зәкят йорты” төзелеше проектлары каралачак.
Шулай ук чит илләр министрлары тәкъдиме белән Татарстанда халыкара вакф советын төзү турында сөйләшү көтелә.



