20 майда көндезге сәгать 1дә Казанның Кабан арты мәчете мәхәлләсе, Бәраәт кичәсе уңаеннан, Дәрвишләр бистәсе балалар интернат–йортында тәрбияләнүче ятим сабыйлар өчен хәйрия ашы үткәрә. Чараны, җомга намазыннан соң, “Казан Рамазан” чатырында уздыру күздә тотыла.
Ашны оештыруга азык-төлек белән, шулай ук акчалата ярдәм күрсәтергә теләгәннәрнең 8 967 37 113 56 телефоны буенча мөрәҗәгать итүләре сорала, диелә шушы мәчетнең матбугат хезмәте хәбәрендә. “Татар-информ”



