Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Галиев мәчетендә «Комсомольская правда»ның Казандагы филиалы җитәкчесе Васыйл Галимов һәм «Ва банк» газетасының Казан бүлеге җитәкчесе Рәшит Хәйрутдинов белән очрашты.
Әлеге дустанә очрашуда сүз массакүләм мәгълүмат чараларында мөселманнар тормышын яктырту турында барды. Журналистлар үзләренең газетларында мөселман тематикасын киңрәк яктыртырга әзер булуларын белдерделәр.
Очрашуда шулай ук мөфтинең мәгълүмат сәясәте буенча киңәшчесе Ришат Хамидуллин катнашты.




