Һиндстанның Нью-Дели шәһәре Ислам университеты доценты Әбүзәр Хәйри Россия ислам институтында лекция укыды. Аңа кадәр ул мөфти урынбасары, РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин белән очрашты.
Әбүзәр Хәйри татар дин галимнәрен өйрәнә. Бигрәк тә ул Муса Бигиев эшчәнлеге белән кызыксына. Муса Бигиев Һиндстанның ислам мәгарифе системасына зур йогынты ясаган шәхес дип билгели.




