6 майда Азнакай районы мөхтәсибәте һәм “Иман” мөслимәләр үзәге оештырган хәйрия ярминкәсе уздырылды.
Әлеге ярминкәдә кул эшләнмәләре, үсемлек үсентеләре, өйдә пешерелгән тәм-томнар сатып алырга мөмкин иде. Шулай ук сәдака салыр өчен махсус тартмалар куелган иде.
Ярминкәдә барлыгы 24500 сум күләмендә хәйрия акчасы җыелган. Әлеге акчаны Азнакай мөселманнары “Азнакай нуры” мәчетенең икенче катында төзекләндерү эшләре алып бару өчен тотарга җыеналар.
Азнакай мөхтәсибәте ярминкәдә катнашкан һәр кешегә рәхмәт белдерә.




