6 майда Азнакай мөхтәсибәте каршында эшләүче “Иман” мөслимәләр үзәге балалар өчен “Пәйгамбәребез эзеннән” дип исемләнгән квест-уенын оештырды. Чара Ак мәчет территориясендә узды.
Балаларга карта буенча яшеренгән биремнәрне табырга һәм аларга таянып Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләлаһү гәләйһи вә сәлләмнең тормыш юлына бәйле вакыйгаларны сөйләү тиешле иде. Сәяхәтләре барышында балалар Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләм яшәгән чорга кире кайтып, аның тууына һәм яшьлегенә бәйле кызыклы фактлар белән танышты, беренче Коръән аятьләре иңгән Хира куышында, Кәгъбатуллада булды.
Уен ахырында һәр бала яраткан сүрәсен сөйләде һәм лаеклы бүләген алды.



