Россия ислам институтының теология факультетының лингвистика юнәлеше һәм Казан ислам институты каршындагы Коръән-хафизлар әзерләү үзәге шәкертләре ТР МДН рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга рәхмәт хаты тапшырды.
“Безнең институтта дустанә мөхит хөкем сөрә һәм сыйфатлы белем алу өчен барлык шартлар да тудырылган. Югары квалификацияле мөгаллимнәребез дә һәрвакыт кайгыртып тора, төрле яклап ярдәм итә. Сезгә, Диния нәзарәтенә һәм РИИ хезмәткәрләренә саулык һәм алдагы эшчәнлегегездә уңышлар телибез”, - диелә шәкертләрнең хатында.



