Иртәгә, 12 майда, Россия ислам институтында студентларның «Бүгенге заман яшьләре һәм Россия халыкларының рухи кыйммәтләре” дип аталган фәнни-гамәли конференциясе уздырыла. Чараны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам институты, Казан ислам университеты оештыра.
Чарада республика вузлары студентлары, мәдрәсә шәкертләре, Казан православия семинариясе укучылары катнашуы көтелә.
Сөйләшүне түбәндәге юнәлешләрдә алып бару көтелә:
1.Россиядә дин тәгълимате үсеше.
2. Мультиконфессиональ даирәдә мәдәният һәм тел.
3. Массакүләм мәгълүмат чараларында дин.
4. Дингә таянган икътисад.
251 КБ



